Ел башыннан бирле Татарстаннан 8 меңнән артыграк кеше контракт буенча хезмәт итәргә киткән.
Казанда хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов әйтүенчә, иң элек яшькә карыйлар: 18 дән 65 яшькә кадәрге сәламәтлеге әйбәт булган ир-атларны алалар. Контракт төзүгә күп вакыт китми: махсус хәрби операция башланганнан бирле 3 ел эчендә бу эш төгәл системага салынган. Андрей Козлов сүзләренә караганда, контракт төзү өчен хәрби комиссариатка барырга һәм медицина тикшеренүе узарга кирәк. Бу исә күп дигәндә бер тәүлек вакытны ала. Билгеле булганча, контракт төзүчеләргә Татарстанда бер тапкыр 2,1 миллион сум акча түлиләр. Моңа, Россия Оборона министрлыгыннан тагын 400 мең сум өстәлә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез