Газетага язылу

Татарстаннан 80 гаилә милли йолалар белән туй үткәрүгә грант алган

Татарстанда 80 яшь гаилә милли стильдә туй үткәрүгә грант алган.

Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров “Татар-информ” агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

“Мондый грантны барлыгы 80 гаилә алды. Проектны яшьләр дә, белгечләр дә бик уңай кабул итте. Башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз безнең идея белән кызыксынып, аны ничек тормышка ашыруыбыз турында сораштырды”, – дип сөйләп үткән ул. Кадыйров басым ясап әйткәнчә, милли туй татар гына түгел, рус туен да күздә тота. Татарстан – күпмилләтле республика булганлыктан, теләсә кайсы халыкның милли йолалары хуплана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре