Иртәгә – 28 ноябрьдә “Первый канал”да “Голос. Дети” җыр бәйгесе финалы һәм суперфиналы булачак. Анда Татарстаннан Арина Кияшко катнаша. Бу бәйгедә республиканың бердәнбер вәкиле ул, дип хәбәр ителгән Казан мэриясе сайтында.
Арина узган җомгада “Голос. Дети” бәйгесе финалына чыккан. Ул командасындагы көндәше Милана Ананконы артта калдырып, тамашачыларның 40,9 процент тавышын җыйган. Опера җырчысы Аида Гарифуллина командасындагы кыз өстәмә этапта Шарль Азнавурның “Вечная Любовь” җырын башкарган.
Инде әйткәнебезчә, бәйге финалы җомга – 28 ноябрьдә узачак. Анда проектта катнашучы иң шәп 9 җырчы чыгыш ясарга тиеш. Аида Гарифуллина командасыннан шулай ук Италиядән Джузеппе Ди Менца һәм Рязаньнан Виктория Захарова финалга чыккан.
Якташыбыз өчен “Первый канал”ның туры эфиры вакытында смс аша тавыш бирергә мөмкин. Бәйге финалы 21:45 сәгатьтә башлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез