“Татар-информ” Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, Чаллының 76нчы гимназиясен тәмамлаган Самир Хаматдинов. Казанның 177нче лицеен тәмамлаган Давид Хаҗиев һәм Түбән Каманың 24нче лицей-интернатын тәмамлаган Тимур Гафаров информатика буенча кабат БДИ тапшырып, 100әр балл җыйган.
Шулай ук Казанның 6нчы гимназиясеннән Роман Алтынов – математика фәненнән, ә Казанның 9нчы мәктәбеннән Ренат Әхмәтшин – рус әдәбиятыннан БДИне икенче тапкыр тапшырып 100әр балл туплаган.
 Исегезгә төшерәбез: БДИ буенча куелган балларга ризасызлык белдерү турында гаризалар, БДИ кайсы мәктәптә тапшырылса, шул мәктәпләрдә 16,17 июльдә кабул ителә. Гаризалар 19 июльдә карап тикшереләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез