Газетага язылу

Татарстаннан ике кешене чит илдән зәркән әйберләрен кертергә маташканда тотканнар

Чаллыдан ике кеше Дубайдан сатып алынган 1,1 миллион сумлык зәркән әйберләрен декларацияләмичә генә кертергә маташканда тотылган. Бу хакта «Татар-информ» Федераль иминлек хезмәте идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

32 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат Дубайдан алтын әйберләр сатып алган. Илгә кайткач, алар товарларын декларацияләү таләп ителмәгән пассажирлар өчен билгеләнгән «яшел» коридор» аша чыгарга маташкан. Соңыннан белгечләр зәркән әйберләренең 750нче пробалы алтыннан эшләнгәнен билгеләгән.

Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре