«Илебездә тынычлык урнашуын телим, дошманны бергә булганда гына җиңеп була». Шушы арада Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән Шамил Шәрәфетдинов әлеге адымга баруын әнә шулай аңлатты. Бу елның гыйнварында Татарстанда 700 дән артык кеше, килешү төзеп, СВОга китү теләген белдергән инде. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Татарстан Хәрби комиссариатында урнашкан Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына журналистларны иртәнге якта чакырганнар иде. Эш көне башланган гына, ә урамда ишек төбендә шактый кеше күренә. Бер үк төрле хәрби киемнәреннән контракт төзүчеләр икәне дә шәйләнә. Шамил Шәрәфетдинов белән шунда таныштык.
– Мин – Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәреннән, – ди ул. – Илебездә тизрәк тынычлык урнашуын телим. Шуңа күрә махсус хәрби операция зонасына китәргә булдым да инде. Болай күпме яшәргә мөмкин? Дошманны ил чигеннән куып таратырга кирәк. Без аларны бергә булганда гына җиңә алачакбыз.
Шамил Шәрәфетдиновка илле яшь. Тыныч тормышта инженер-технолог булып эшләгән. «Татарстанда контракт төзү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Барысын да бик тиз оештырып, эшләп бирделәр, бер атналап вакыт киткәндер», – дип сөйләде ул. «Кая барганыгызны чамалыйсызмы?» – дигәч, елмаеп, баш кына селкеде.
Былтыр Татарстанда 12 меңнән артык кеше Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
– 2024 ел нәтиҗәләре буенча, планны 7 процентка арттырып үтәдек. Татарстаннан 12 меңнән артык кеше Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Быел гыйнварда 700 дән артык кеше, үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китү теләген белдерде, – диде Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов.
Билгеле булганча, 2025 елның 24 гыйнварыннан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,8 миллион сумга кадәр җитте.
– Әлеге түләү контрактны Татарстан территориясендә төзегән һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүчеләр, Татарстанга килеп, контракт төзегән очракта, аны рәсмиләштерү вакытында яшәү һәм юлда йөрү чыгымнарын республика каплый. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү – илдә иң югарыларыннан берсе. Шуңа күрә безгә чит төбәкләрдән күп киләләр, – ди сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Игорь Булега. – Контрактны 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр теләге булган һәркем төзи ала. ВИЧ, сифилис кебек авырулары булганнар махсус хәрби операция зонасына җибәрелми.
Аның әйтүенчә, Ватан сагында торырга гүзәл затлар да кирәк. «45 яшькә кадәр хатын-кызлар Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Бүген махсус медицина белеме булган гүзәл затларга ихтыяҗ зур. Махсус хәрби операция зонасында шәфкать туташлары, табиблар кирәк», – диде Игорь Булега.
Бу урында шуны да искәртик: Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-ярак һәм дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль һәм республика дәрәҗәсендәге күптөрле ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары гамәлдә. 2023 елның җәеннән Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге дә эшли башлады.
Игорь Булега соңгы арада телгә кергән яңалык – махсус хәрби операциягә китүчеләрнең кредит бурычларын кичерү тәртибен дә аңлатты.
– 229 номерлы федераль закон нигезендә, 2024 елның 1 декабреннән Россия Оборона министрлыгы белән бер елдан да күбрәк вакытка контракт төзүчеләрнең 1 декабрьгә кадәр булган һәм суд тарафыннан рәсми рәвештә расланган 10 миллион сумга кадәр кредит бурычы кичереләчәк, – диде ул.
2024 елның 1 декабреннән гамәлгә кергән закон хәрбинең иренә яки хатынына да бер үк дәрәҗәдә кагыла. Шул ук вакытта, алимент буенча бурычларны барыбер түлисе булачак. «Әгәр махсус хәрби операция зонасына китү теләген белдергән кешенең алынган кредиты бар һәм ул аны вакытында түләп бара икән, ягъни 2024 елның 1 декабренә кадәр суд тарафыннан бурычлы дип расланмаган булса, әлеге кредитны түләү вакыты хәрби СВОдан әйләнеп кайтканчы кичектерелеп торачак. Ягъни мондый бурыч вакытлыча «катырылачак», – диде Игорь Булега.
Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына килгән Владимир Ткаченкога 28 яшь. «СВОга ике яшьлек кызымны якларга китәм, контракт төзедем инде, – ди Белгородтан килгән ир-егет. – Безнең шәһәр көн дә сугыш шартларында яши. Гел дроннар оча, шартлау тавышлары ишетелә. Аңлыйсызмы, ике яшьлек кызым сирена тавышын ишетүгә качарга кирәк икәнне белеп үсә. Гел елый. Аның күз яшьләрен күрәсем килми. Ныклы хәрби әзерлегем бар. Яу кырындагы иптәшләремә, илебезгә ярдәм итәсем килә».
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме түбәндәгеләрдән туплана:
+ 2,1 миллион сум – Татарстаннан түләү
+ 400 мең сум – Россия Оборона министрлыгыннан
+ 300 мең сумга кадәр – республика шәһәр һәм районнарыннан түләү
Арттырылган түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә. Бу урында махсус хәрби операция зонасында хәрбиләрнең ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы алуын да искәртик. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәч түләнәсе акча һәм ташламалар турында «Батыр» үзәге сайтында, «Забота о своих» порталында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез