«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда кала, һәм алар барлык кирәкле әйберләр – кайнар ризык, эчәр су белән белән тәэмин ителгән», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга алмаш тәкъдим итәчәкләр: алар Краснодар төбәгендә диңгез буенда ял итә яки акчаларны кире кайтара алачак.
«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен кайнар линиягә 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар», - диде министр.
Моңа кадәр Кырым башлыгы Сергей Аксенов үз указы белән 2026 елның 1 сентябренә кадәр төбәк территориясендә урыннарны броньлауны, балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында балаларны кабул итүне һәм урнаштыруны туктатырга боерык бирде.
Вазгыятьне контрольдә тоту өчен Россия Мәгариф министрлыгында махсус штаб оештырылган. «Артек» Халыкара балалар үзәгендә тял итүчеләрне даими яшәү урыннарына планлы рәвештә кайтару оештырыла. «Алые паруса» бөтенроссия балалар үзәгенә кабул итү дә туктатылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез