Газетага язылу

Татарстаннан Луганск Халык Республикасына яшь үсентеләр җибәрелде

Паркларны, скверларны һәм мәктәп ишегалларын яшелләндерү өчен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 430дан артык агач һәм куак үсентесе җибәрелде. Үсентеләрне Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары практик дәресләр вакытында үстергәннәр.

Дәүләт Советы депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм Фәнил Баһаветдинов «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлекчәсе әгъзалары белән берлектә  гуманитар йөкне озатуда катнаштылар.

Фәнил Баһаветдинов шефлыкка алынган ике шәһәр өчен дә гуманитар миссиянең әһәмиятен ассызыклады. «Сүз шәһәрләрне торгызу турында барганда, беренче чиратта торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина учреждениеләре төзү турында уйлыйсың. Әмма балалар уйный торган ишегалларын, парк-скверларны, гаиләләр йөри торган ишегалларын төзекләндерергә һәм яшелләндерергә кирәк. Берничә елдан соң бу агачлар үсеп Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә яхшы кәеф бирер, шатландырыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте парламентарий.

Гуманитар йөк «Тулпар» спорт комплексы территориясеннән озатылды. Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сүзләренә караганда, шефлыкка алынган шәһәрләргә үсентеләр җибәрү идеясе белән аграр университет студентлары һәм укытучылары чыккан, аларны практик дәресләр вакытында үстергәннәр.

«Без бу инициативаны хупладык. Алга таба да без, шефлыкка алынган шәһәрләрдә тормышны яхшырту, паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә ярдәм итү өчен эшне дәвам итәргә ниятлибез», – дип белдерде Руслан Шиһабетдинов.

«Мин бу үсентеләрне үстергән һәм шундый игелекле эшне оештырган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә зур рәхмәт һәм алдагы эшегездә уңышлар телибез», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга КДАУның беренче проректоры Булат Җиһаншин.

Руслан Шиһабетдинов чарада катнашучыларга үсентеләрне әзерләүне оештырганнары һәм Луганск Халык Республикасына ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Дәүләт Советы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды, диелә 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре