Мәктәп кирәк-яраклары, чиста су, төзелеш материалы, кием-салым... Татарстаннан Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә әнә шундый иң кирәкле әйберләрдән торган чираттагы йөк юлга кузгалды. Тугыз машинага төялгән 140 тонна гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән җыелды. Йөкне озатуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бу – Татарстанда партия ярдәме белән тупланган гуманитар ярдәмнең 32 нчесе. Аны җыйганда яңа төбәкләрдә яшәүчеләрнең теләген исәпкә алалар.
– Шундый зур эш башкаруыбыз өчен безгә рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Без махсус хәрби операциядә булган егетләргә дә, аннан кайтканнарга да һәрчак ярдәм итәчәкбез. Безнең халык бик мәрхәмәтле. Районнарда оекбашлар да бәйлиләр, кием дә тегәләр, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Халык барысын да аңлый, теләктәшлек күрсәтә, берәүнең дә читтә каласы килми. «Бердәм Россия» партиясе активистлары һәм волонтерлары ярдәме белән гуманитар йөк Татарстан шефлыкка алган шәһәрләргә вакытында барып җитә, – диде парламент башлыгы.
Яңа уку елына әзерлек бара: шул уңайдан, бу юлы укучылар һәм укытучыларга аерым игътибар күрсәтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысасында Лисичанск һәм Рубежноега 2 мең портфель һәм укытучылар өчен кирәк-ярак җибәрделәр.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон белән Айрат Фәррахов Рубежное шәһәренә төзелеш материаллары, пилотсыз хәрби техника, хастаханәләр һәм СВОда катнашучыларга култык таяклары җибәрде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиуллина исә кинологлар хезмәтенә этләргә дип ризык юллады.
Районнар һәм оешмалар да Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә, СВОда катнашучыларга су, төзелеш материаллары, техника һәм кием-салым әзерләп җибәрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез