Шәрм-әл-Шәйх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек әниләренең хәле кинәт начарая. Табиблар аның йөрәге туктаганын ачыклый һәм хатын-кызны кичекмәстән хастаханәгә озаталар. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага китә. Өстәвенә, аның Мисырда булу вакыты тәмамланып килә. Берничә көннән ул илдән китәргә тиеш, дип яза «Комсомольская правда».
4 гыйнварда Шарм-эш-Шейх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек Ольганың кинәт хәле начарая.
27 яшьлек Руслан сүзләренчә, әнисе тирләп чыга һәм бик каты башы авырта башлавын әйтә. Аннары аның сулышы кысыла, хәрәкәтләре бозыла. Һәр минут саен хәле кискен начарая, сөйләшә алмый башлый. Авыртудан бөгәрләнеп, Ольга үзен идәнгә яткыруларын сорый.
«Ашыгыч ярдәм» табиблары әниемнең кан басымын, шикәр микъдарын үлчәп, дару бирделәр, һәм ул кинәт йокыга талды. Без бик курыктык. Әмма иң куркынычы алда иде. Берничә секундтан ул зәңгәрләнде, иреннәре каралды, авызыннан күбек чыкты. Табиблар йөрәге туктаганын әйттеләр дә массаж ясый башладылар, ә мин ясалма сулыш ясадым. Әмма бу да ярдәм итмәде, һәм әнине ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киттеләр», — ди Руслан.
Тикшерүдән соң, табиблар Ольгада геморрагик инсульт булуын ачыклый. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага китә. Мисыр табиблары аның гомерен саклап калу өчен барлык кирәкле чараларны күрә, тик бернинди фаразлар да бирергә ашыкмый. Авыруның баш мие бик нык зарарланган.
Гаиләнең Мисырда булу вакыты тәмамланып килә. Берничә көннән алар илдән китәргә тиеш. Моннан тыш, Ольганың медицина иминияте дә ахырына якынлаша. Бу исә, хәтта ул хастаханәдә калса да, һәр көн өчен 2,5 мең АКШ доллары түләргә туры киләчәк, дигән сүз.
Руслан, әнисен Россиягә кайтаруда ярдәм сорап, консуллыкка, төрле ведомстволарга, шул исәптән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына язган. «Әмма үтенечләрем җавапсыз калды. Кайбер ведомстволар гади шаблон җаваплар гына җибәрде. Чынлыкта, беркемнән дә ярдәм булмады», — ди Ольганың улы.
«КП-Казань» хәбәрчесе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белән элемтәгә кергән. Анда бу хәл турында хәбәрдар булмауларын әйтеп, мәгълүматны тикшерергә вәгъдә биргәннәр.
«Мөгаен, зыян күргән гаилә турыдан-туры Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәндер. Шуңа күрә безнең ведомство әлеге хәл турында белмәгән», — дигәннәр министрлыкта.
Хәзер гаилә финанс ягыннан ярдәмгә мохтаҗ. Руслан сүзләренчә, дәвалану һәм Мисырда тору чыгымнары көннән-көн арта. Ә авыру әнисен Татарстанга кайтару өчен 8-10 миллион сум акча кирәк. Чарасызлыктан, ул әнисе өчен акча җыюны оештырган.
«Зинһар, әниемне туган илгән кайтарырга ярдәм итегез! Кая гына мөрәҗәгать итмәдем — барысы да файдасыз. Барлык битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Мөмкинлегегез булса, гаиләбезгә ярдәм итегез, кем күпме булдыра ала. Теләсә нинди сумма безнең өчен бәяләп бетергесез ярдәм булачак», — ди Руслан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез