Юл-транспорт һәлакәтендә Яр Чаллыдан балалар табибы Николай Зотов һәлак булган. "Чаллы хәбәрләренә" мәгълүматны табибның әтисе - Александр Зотов раслады.

- Николай хатыны миңа хәбәр иткәнчә, ул бүген, 10 декабрьдә, сәгать 9 тирәсендә һәлак булган, - дип ачыклык керттеләр. - Аның Воронеж өлкәсенә гуманитар йөк һәм өч машина алу өчен килгәне билгеле. Авария трассада була. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машинага Николай фаҗигагә кадәр ун минут кала икенчесеннән күчеп утырган. Беренчел версия буенча, "Газель" автомобиле белән маңгай бәрелеше булган.
Николай Зотов - Чаллыда шәхси ашыгыч ярдәм җитәкчесе, ул СВО зонасына мобилизацияләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез