Газетага язылу

Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган

Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган, дип хәбәр итә край прокуратурасының матбугат хезмәте.

Өч эшченең гәүдәсе Усольск районының Шишкино авылы янында урнашкан көнкүреш вагонында табыла. Вахтовиклар эшкә Татарстанның Тукай районыннан килгәне билгеле.

Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.

«Эш бирүче һәм хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә хокукый бәя биреләчәк», — дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре