Татарстаннан Шәйгардановлар гаиләсе Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылыннан Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Яшь гаилә» номинациясендә җиңү яулаган.

Конкурска илнең 86 төбәгеннән 384 гариза килгән. Конкурсның төбәк этапларында катнашучылар саны шактый арткан, анда 3 444 гаилә катнашкан.

85 җиңүче гаилә билгеләнә. Шулардан 13 гаилә «Күп балалы гаилә» номинациясендә, 16 «Яшь гаилә» номинациясендә, 19 «Авыл гаиләсе» номинациясендә, 16 «Алтын гаилә» номинациясендә, 21 «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңүче дип табыла.

Татарстанлыларны 16-18 октябрьдә Мәскәүдә бүләкләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре