26 яшьлек Александр ялгызы гына Россия, Казахстан, Монголия һәм Кытай аша 8888 чакрым юл үтәргә ниятли. Маршрут Уфа, Магнитогорск, Астана, Павлодар, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Улан-Батор һәм Пекин аша узачак, ә финал ноктасы Шанхай булачак. Старт 6-8 июльгә билгеләнгән, ә сәяхәтче юлга 120 көн чамасы вакыт сарыф итәргә исәп тота.
Локалов сүзләренчә, яңа экспедиция идеясе узган елгы веломаршруттан соң барлыкка килгән. Ул Истанбулга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының сервис һәм туризм кафедрасы доценты һәм ВелоВалера буларак танылган блогер Валерий Сморчков белән бергә барган иде.
Локалов спорт психологиясен популярлаштыруны сәяхәтнең төп бурычларыннан берсе дип атый. Маршрут вакытында ул яшьләр өчен ачык очрашулар һәм лекцияләр уздырырга, шулай ук музыкаль-шигъри кичәләр оештырырга планлаштыра. Моннан тыш, Александр үзенең «Марафон» дип аталган шигырьләр җыентыгын да тәкъдим итәргә ниятли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез