«Махсус хәрби операциягә кадәр «Азнакай» агрофирмасында терлекче булып эшләдем. Сәламәтлегем какшау сәбәпле, шундук элекке эш урыныма кире кайта алмадым», – дип сөйләп үткән ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә. Мәшгульлек үзәге белгечләре, ветеранның теләкләреннән чыгып, үзенә яңа мөмкинлекләр ачардай берничә һөнәрне тәкъдим иткән. Ветеран 4 нче разрядлы сак хезмәткәре һөнәренә өйрәнергә карар кылган. Яңа һөнәр үзләштергәч, узган елның сентябрь азагында «Витязь» шәхси сак хезмәтенә эшкә урнашкан. Биредә 3 айдан артыграк эшләгән. «Сак хезмәтендә күп хәрәкәтләнергә туры килә, көненә 15әр чакрым йөрим. Ә минем аяклар авырта, шуңа күрә йөрүе кыен. Азнакай районы хакимияте башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуда миңа элекке эш урыныма кире кайтырга тәкъдим итте, әмма инде ветеринар сыйфатында. 2026 елда фельдшерлыкка укыячакмын. Квалификацияне күтәргәч, үземнең агрофирмага кире кайтачакмын», –дип сөйләп үткән Газизуллин. Игорь Мәскәү вузында читтән торып белем алачак. Уку ике елдан аз гына күбрәккә сузылачак. Ул агрофирмага кире әйләнеп кайтасына бик шат. Сүз уңаеннан, Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны яңа һөнәрләргә өйрәтү «Кадрлар» илкүләм проекты нигезендә хәл ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез