Аларга инвалидлык буенча пенсия (сәламәтлеге хәрби хезмәт яки хәрби хәрәкәтләр белән бәйле рәвештә какшаган очракта), шул исәптән инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе бирелә. Инвалидлар декадасында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Татар-Информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Хәрби хезмәткәр инвалидлыкка китерердәй җәрәхәт алган очракта, Социаль фондның Татарстан Республикасындагы бүлеге аны, гаризалар тапшыртмыйча гына, шундук техник средстволар белән тәэмин итә. Барлык мәгълүматлар медицина-социаль экспертизасыннан керә, документлар автомат рәвештә рәсмиләштерелә”, – дигән ул.
Моннан тыш, югары технологияле протезларны да кертеп, кыйммәтле протезлар бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар шулай ук реабилитация программалары кысасында компенсацияләр һәм башка социаль ярдәм чаралары алырга мөмкин. Эшкә урнаштыру өчен махсус программалар булдырылган: эш бирүчеләргә, мондый хезмәткәрләрне эшкә алганда, субсидияләр һәм компенсацияләр бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез