Татарстаннан тарих һәм физкультура укытучылары үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә китәчәк

Бөгелмәдән ике педагог – тарих һәм физкультура укытучылары үзләренең теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә карар иткән, дип яза “Татар-информ”.

Хәер, Россия армиясе составында инде моңа кадәр дә Бөгелмә укытучылары булган икән. Кадетлар мәктәбе укытучысы Батырҗан берничә ай элегрәк фронтка киткән. Хәзер кыска вакытлы ялга кайткан. Ул башка хәрби хезмәткәрләр белән бергә Бөгелмә мэры Линар Закиров белән очрашып, хәрби хезмәттән алган уй-тәэсирләре белән уртаклашкан.

Батырҗан махсус хәрби операция зонасында 5 нче сыйныфтан бирле укыткан элекке укучысын очратуы турында сөйләгән. Хәзер аның шәкерте төркем командирына әйләнгән. Укытучы әйтүенчә, аның күңелендә шәкертенә карата горурлык, ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяткан бу.

Батырҗанның коллегалары – тарих һәм физкультура укытучылары инде шушы ял көннәрендә хәрби өйрәнүләргә юл тотачак. “Катлаулы чорда яшибез. Шуңа күрә читтә калырга теләмибез. Бурыч хисе бу. Без, ир-ат буларак, гомуми эшкә үз өлешебезне кертергә тиешбез”, – дип аңлаткан алар үзләренең махсус хәрби операциягә китү теләген.

“Үзегезне саклагыз, исән-имин һәм сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз! Җиңәчәгебезгә шикләнмим. Егетләребез шундый рухта булганда, безне беркем дә җиңә алмаячак. Зур рәхмәт сезгә!” – дигән очрашу вакытында Бөгелмә районы хакимияте башлыгы Линар Закиров.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре