Газетага язылу

Татарстанның 120 педагогы Казанда ясалма фәһем буенча курслар уза

Казанда республика көллиятләре педагогларын укыта башладылар. Алар предприятиеләрнең бурычларын хәл итү өчен тармак ясалма фәһем-агентлары – цифрлы ярдәмчеләр булдыру буенча түгәрәкләр алып бару методикасын үзләштерәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгына сылтама белән.

Курслар Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында ачылды. Татарстанның 70 мәгариф оешмасыннан 120 педагог ясалма фәһем серләрен үзләштерергә кереште, шулар арасында 100 укытучы быел «Педагог – ясалма фәһем түгәрәге җитәкчесе» конкурсында җиңү яулаган.

ТР цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев укытучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанның ясалма фәһемне үстерүдә үз программасын эшләгән Россиянең беренче төбәге булуын билгеләп үтте.

Алга таба педагоглар укуларын дистанцион рәвештә дәвам итәчәк, ә 29 июньнән 1 июльгә кадәр йомгаклау дәресләре һәм йомгаклау аттестациясе өчен янә Халыкара компетенцияләр үзәгенә җыелачак.

Республиканың 100 мәктәбендә V-VIII сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем түгәрәкләре ачылачак, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар чит илдә белем ала һәм Татарстан предприятиеләрендә «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш» грант программасы буенча эшли алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре