Газетага язылу

Татарстанның 28 мәктәбендә эвакуация юллары эшендә хилафлыклар ачыкланган

Татарстанның 28 мәктәбендә эвакуация юлларының торышы канәгатьләнерлек түгеллеген ачыклаганнар.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин хәбәр итте.

"Кешеләрне бинадан куркынычсыз эвакуацияләүнең иң мөһим шартларының берсе булып проект карарларын үтәү, эвакуация һәм чыгу юлларын тиешле хәлдә тоту тора. Әмма кайбер объектларда бу мәсьәләдә җитди хокук бозулар бар. Әйтик, 28 мәктәптә эвакуация юлларының торышы канәгатьләнерлек түгел", - ди Трущин.

Аның сүзләренчә, Чаллыдагы 16 мәктәптә һәм Казанның 5 мәктәбендә тиешле таләпләр үтәлмәгән. Шулай ук Зәй һәм Әлмәт районнарындагы ике мәгариф учреждениесе дә тикшерне уза алмаган. Авария чыгу юлларын эчтән ачкычсыз ачу мөмкинлеге булмау һәм эвакуация юлларын төрле предметлар белән тутыруның төп хилафлыклардан булуы ачыкланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре