Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары белгечләре, шулай ук грант отучы балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.
2025 елда грант алуга республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән 35 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза җибәргән.
Конкурсның сайлап алу йомгаклары буенча республиканың 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант иясе булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез