15 сентябрь мәгълүматларына караганда, республиканың 4 районында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тәмамланды. Аксубайда – 115,6 мең, Әлкидә – 112,9 мең, Сабада – 79 мең, Спас районында 174,5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кайбычта да урак төгәлләнеп килә.
Республикада барлык мәйданның 90 процентында эшләр бетте. Авыл хезмәткәрләре Татарстан кырларыннан барлыгы 4,3 миллион тоннага якын иген җыеп алдылар. Уңыш гектарыннан уртача 38,4 центнерны тәшкил итә. Иң яхшы күрсәткеч – Тәтештә. Бу районда һәр гектардан уртача 51,3 центнер уңыш алалар. Әтнәдә – 49, Кукмарада – 48,1, Аксубайда – 47,8, Балтачта – 46,7, Мамадышта 45,1 центнер чыга.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез