Татарстанның 5 пляжында су коенырга яраксыз дип табылган

Татарстанның 5 пляжында суның сыйфаты начар булу сәбәпле, су коенудан тыелырга киңәш итәләр. Бу хакта Роспотребнадзор кисәтә.

Суны тикшерү нәтиҗәләре буенча,  Казандагы «Түбән Заречье» пляжы, Чаллы һәм Минзәләдәге шәһәр пляжлары тиешле таләпләргә туры килми.

Микробиологик күрсәткечләр буенча Яшел Үзәндә шәһәр пляжы һәм Кама Тамагы районындагы пляж су коенырга яраксыз. «Вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», – дигәннәр Роспотребнадзорда.

Ведомство район хакимиятләренә, җаваплы юридик затларга су коенуны тыю турында белдерүләр урнаштыру турында тәкъдимнәр юллаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

су Су коену

Көн хәбәре