Гыйнвар башыннан Казанда, Азнакай, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск, Спас һәм Югары Ослан районнарында туристик салым кертелде. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
«Без шәһәр һәм районнардагы хезммәттәшләребездән алынган өстәмә керемнәр белән сак эш итүләрен һәм бу акчаны туристлар, район халкы һәм эшмәкәрләре уңай үзгәрешләр күрсен өчен сарыф итүләрен сорыйбыз», - диде ул.
Узган ел муниципалитетлар туристлык салымын үзләре кертә ала дигән федераль дәрәҗәдәге карар кабул ителгән иде, дип искәртте бу уңайдан профильле дәүләт комитеты башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез