Татарстанның 8 районында урып-җыю эшләре төгәлләнгән

Ил күләмендә бүгенгә 114 миллион тонна чамасы ашлык җыелган. Шуның 84 миллион тоннасы – бодай. Быел барлыгы 135 миллион  тонна ашлык җыеп алу көтелә. Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут әйтүенчә, бу сезонда Идел буе төбәкләре мул уңыш үстерүгә ирешкән. Көньяк төбәкләр исә, һава шартларының уңайсыз килүе сәбәпле, бу җәһәттән бераз калыша.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьгә республика кырларыннан 4,4 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 38,1 центнерны тәшкил итә. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 95 процентында башкарылды. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Саба, Спас районнарында урак тәмамланды.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре