Әлмәттә яшәүче Алисә Полевская телевидениедә пешекчеләр ярышы финалисты булган һәм Константин Ивлев, Ренат Әгъзамов белән танышкан. Бу хакта "Әлмәт таңнары" хәбәр итә.
Алисә сүзләренчә, Константин Ивлев белән Ренат Әгъзамов бик сөйкемле һәм йомшак кешеләр, алар катнашучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтеп, хөрмәт белән караганнар. Ә кычкыру һәм усалланулар шундый образ тудыру, шоу ясау өчен генә кулланылуын әйткән.
Шулай ук Алисәне студиядәге камералар саны да шаккатырган:
- Аларның саны 50гә якындыр, мөгаен. Мондый шартларда күптән белгән нәрсәләреңне дә онытырга мөмкин, тик жюри бәяләгәнчә, минем ризык иң тәмлесе булды! Мин моны үзем белештермәдем дә, куллар үзләре эшләгән кебек булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез