Татарстанның ата-аналары Россия мәгариф министрына сораулар бирә алачак

Татарстанның ата-аналары Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сораулар җибәрә ала. Мәгариф министрлыгы башлыгы аларга 28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы вакытында туры эфир вакытында җавап бирәчәк.

Министрга сорауны 20 августка кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, махсус биттә юлларга мөмкин.

«Аралашу илнең төрле төбәкләреннән диалогка кушылу форматында узачак. Очрашуны онлайн-трансляция вакытында күзәтергә мөмкин булачак», - диелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия мәгариф министры ата-аналары

Көн хәбәре