Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясен хуплады. Республика вице-премьеры 10 яшьлек Оливиянең хыялын чынга ашырды, ул бүләккә кар чанасы (снегокат) алырга теләгән, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«Марат Җәббаров 21 декабрьдә «Корстон»да узган Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы съездында чыршыдан открытканы алган. Шул ук көнне баланың хыялы чынга ашырылды, аңа бүләкне тапшырдылар», — диделәр министрлыкта.
Акция республикада Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Теләкләр турында 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр елкажеланий.рф проекты сайтында яздылар. Бу акциядә авыру балалар һәм өлкәннәр, ятим балалар, шулай ук аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр катнаша ала иде.
Акциядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез