Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп Дмитрий Яшин билгеләнде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тиешле боерыкны имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары вазифасына Яшин Дмитрий Александровичны 2022 елның 28 мартыннан билгеләргә», - диелгән документта.
Моңа кадәр Яшин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы вазифасын башкарды.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровның алты урынбасары бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез