Газетага язылу

Татарстанның балалар һәм үсмерләр оешмалары 9 миллион сум чамасы откан

«Алдынгылар хәрәкәте»нең башлангыч бүлекләре бәйгесендә Татарстаннан 38 мәктәп, балалар бакчасы һәм үсмерләр клубы җиңгән. Аларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр акча тапшырганнар. Отышның гомуми күләме – 8 800 000 сум.

Башлангыч бүлекләр бәйгесе – балалар һәм үсмерләрнең иң яхшы проектлары бәйгесе. Командалар ярты елдан артыграк вакыт дәвамында төрле биремнәр үтәгән: чаралар оештырган, изге эшләр башкарган, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган. Җиңүчеләр откан акчаны башлангыч бүлекләре инфраструктурасын яхшыртуга, җиһазлар сатып алу, тематик чаралар оештыру һәм үз проектларын гамәлгә ашыруга тота алачак.

Татарстанда Казаннан, Чаллы һәм 17 районнан: Мамадыш, Аксубай, Әлки, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Апас, Әтнә, Кайбыч, Кама-Тамагы, Саба, Тукай, Нурлат, Теләче, Ютазы районнарыннан оешмалар җиңгән. Ютазы мәктәбе һәм Яшел Үзән районының “Созвездие” 10 нчы балалар бакчасы 500 000 сум күләмендә откан.

Бәйге бөтен Россия буенча уздырыла. Белгечләр бәяләмәсе нигезендә, 84 төбәктән 2 мең җиңүче билгеләнгән. Призның гомуми фонды 475 миллион сум тәшкил иткән. Кечкенә торак пунктлардан башлангыч бүлекләрне җәлеп итү күзәтелә. Бәйгедә катнашучыларның 54 проценттан артыграгы – авыл-бистә, хутор-станица командалары.

Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» социаль челтәрләрдә:

– ВКонтакте төркемендә
 
телеграм-канал
 
– Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның телеграм-каналы
 
Элемтәгә керү өчен телефон:
массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләләре буенча – Ибряева Екатерина, +79196231399, mishihinae01@mail.ru

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре