Газетага язылу

Татарстанның бер авылы янында аю баласы белән йөргән

Социаль челтәрдә Балтач райондагы Чапшар авылы янында баласы белән аю йөри дигән фото дөнья күргәч, кемнәрдер: «Ияләште әле алар безгә», - дип, күптән түгел күрше Нормабаш авылы кортлыкларына аюлар һөҗүмен искә төшерде.

Әмма кемнәрдер әнә шул көннәрдә социаль челтәрләрдә таралган Балтачның нәкъ үзәгендә, кеше күп йөри торган урамда һәм паркта "аю" йөргән фотоларны мисалга китерде. Ул чакта да ясалма интеллект ярдәмендә чынга әверелгән аюларга ышанып, куркып, шикләнүчеләр булган иде. Ярый әле рәсми чыганаклар вакытында аңлатма биреп, имеш-мимешләргә нокта куйды.

Шуңа да яңадан аюлар пәйда булуга күпләр көлеп кенә карады. "Көтүдән аерылгандыр алар", "Филләр дә йөри икән", "Ә мин кичә дөя күрдем", "Крокодил, арыслан, пантера в комплекте", дигән комментарийлар шул турыда сөйли.

Фото: социаль челтәрдән

-Аю күрүләре дөрес түгел, ә менә кабан дуңгызлары шактый ешлады, авыл тирәсенә кадәр киләләр, - диде биредә яшәүче танышым

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре