Татарстанның бер авылында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылында терлекләр котыру авыруы табылу сәбәпле, карантин кертелде. Тиешле указга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Котыру авыруы очрагы авыл читендә, Яшьләр урамыннан ерак түгел ачыкланган. Биектау районының Дөбъяз һәм Каенлык авыл җирлекләрендә авыру ачыкланган урыннан 2,5 километр радиустагы территория имин түгел дип санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре