Татарстанның Чүпрәле районында кичә боз яуган. Районның кайбер авылларында яшәүчеләр әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган, дип яза "Татар-информ".
Зур Чынлы авылында төшерелгән фотодан күренгәнчә, боз кырларны һәм түтәлләрне каплаган. Ләкин, җирле халык әйтүенчә, боз катламы бик тиз эрегән һәм күктә салават күпере чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез