Татарстанның бер районында коронавирус белән авыручылар саны арта

19 июньгә Аксубай районында яңа коронавирус йогышы белән авыруның расланган 18 очрагы теркәлгән. Әгәр моңа кадәр сан унбер чигендә торган булса, соңгы атнада исә үсеш күзәтелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәл тотрыклы булса да, проблема кала. Без бу вирус белән яшибез, үзеңне куркыныч астына куймас һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен, битлек-перчатка режимын максималь рәвештә үтәргә кирәк», — диде Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, авыруны җиңел формада кичерүчеләр өйдә, табиблар күзәтүендә дәвалана. Бүгенге көндә 11 кеше терелгән, 6 кеше өйдә дәвалана, 1 кеше — стационар дәвалауда.

Короновирус буенча чикләү чараларының шактые бетерелсә дә, белгечләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә, кулларны һәм битне сабын белән ешрак юарга, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне үтәргә киңәш итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Аксубай коронавирус

Көн хәбәре