Татарстанның бер районында кош гриппы чыганагы расланды

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Калмаш авылында югары патогенлы кош гриппы чыганагы расланды. Шуңа бәйле рәвештә, барлык йорт кошлары авыру чыганагында юкка чыгарылырга тиеш, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында.

Хәзерге вакытта кошларны яндыру юлы белән утильләштерү оештырыла. Район халкына ике көн эчендә йорт кошларын суярга киңәш иттеләр.

Кошлар үстерүне берничә айдан яки язга якынрак карантин алынганнан соң яңартырга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре