Газетага язылу

Татарстанның бер районында кыргый киндер үскән урыннар табылган

Татарстанның Түбән Кама районында «Мәк-2026» операциясе вакытында кыргый киндер үскән урыннар табылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Мондый урыннар Балчыклы, Шәңгәлче, Олы Аты, шулай ук Югары Чаллы һәм Ялантау авыллары янында табылды. Аларның гомуми мәйданы 1 300 квадрат метрдан артып китә», - диелә хәбәрдә.

Тыелган үсемлек табылган җир хуҗаларына мондый чыганакларны юкка чыгару кирәклеге турында кисәтү ясалачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре