Газетага язылу

Татарстанның бер районында уртача хезмәт хакы 96 мең сумга җиткән

Татарстанның Яңа Чишмә районында уртача хезмәт хакы 96 мең сумга кадәр күтәрелгән. Муниципалитет башлыгы Егор Тарнавский бүген журналистларга матбугат туры барышында шул хакта хәбәр итте.

«Без узган елны 45 муниципаль район арасында социаль-икътисади үсеш буенча 11нче урында тәмамладык. Хезмәт хакы буенча күрсәткечләр бик югары - район буенча уртача 96 мең сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта, монда нефть компанияләренең өлеше зур. Авыл хуҗалыгында да хезмәт хакы югары», - диде ул.

Егор Тарнавский сүзләренчә, Яңа Чишмә районы тулаем продуктының 81 процентын сәнәгать тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

«Нефть компанияләре өлеше югары, кече һәм урта бизнес өлешен күтәрергә кирәк», – диде муниципалитет башлыгы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре