Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Шаһитлар сүзләренчә, бүген Чаллыда Техника урамында автозаправка янында җитди һәлакәт булган. «Хендэ» җиңел машинасы белән «Соболь» микроавтобусы бәрелешкән.
«Җиңел машина йөртүче урында ук үлгән. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр юк», — дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез