Татарстанның Диния нәзарәте һәм Кытай «хәләл» сертификатларын үзара тану турында килеште

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм Кытайның «Shandong Halal Сertification Service» (SHC) оешмасы «хәләл»сертификатларын үзара тану турында яңа документ имзалады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, документ стандартлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итүне һәм «хәләл» продукциясе турында үзара мәгълүмат алмашуны күздә тота.

SHC – ТР мөселманнары Диния нәзарәте биргән «хәләл» сертификатларын таныган өченче Кытай структурасы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре