Татарстанның Экология министрлыгы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җибәргән

Ватанны саклаучылар көнендә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге егетләргә күчтәнәчләр тапшырдылар.

Министрлык хезмәткәрләре 950 данә коры душ, окоп шәмнәре, гигиена һәм беренче кирәкле әйберләр, дарулар, бал һәм башка күп күчтәнәч җыйганнар.

-Йөкне төнлә тапшырдык. Егетләр һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, - ди Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш идарәсе башлыгы Ленар Шәйдуллин.

Экологлар 4нче тапкыр ярдәм озаткан. Киләчәктә дә егетләргә терәк булырбыз,диләр. Алар СВОдагыларның җиңү белән кайтасына ышана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре