Бүген Казанның Вахитов судында Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесенә хөкем карары игълан ителгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителгән. Шулай ук 500 мең сумлык штрафка тартылган һәм 2,5 елга дәүләт хезмәтендә вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Моннан тыш суд аның элекке урынбасары Ринат Әхмәтҗановны гаепле дип танып, аңа 1 ел да 8 айга шартлы җәза билгеләгән. Элекке баш бухгалтер Ландыш Шәрәфетдинова исә 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Икесе дә икешәр елга дәүләт вазыйфасын биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Исегезгә төшерәбез: ведомство җитәкчелеген вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләделәр. Нигъмәтуллина шулай ук мошенниклыкта да шикләнелде. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, ул ЗАГС хезмәткәрләреннән архивларны цифрлаштыру өчен бирелгән премияләрен җыеп алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез