«Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда инде 3640 укытучы, тәрбияче, җитештерү өлкәсендә укыту остасы исеме теркәлгән», – диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез