Газетага язылу

Татарстанның елга флоты кышын да эшен туктатырга җыенмый

Татарстанда елга флоты инфраструктурасын яңарту эше дәвам итә. Киләсе елда өч дебаркадерны ремонтлау планлаштырыла, тагын сигез объектны бер елдан соң тәртипкә китерәчәкләр. Хәзер республикада 12 дебаркадер һәм алты причал эшли. Бу хакта матбугат конференциясендә «Татарстан флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин сөйләде.

Аның сүзләренчә, бер үк вакытта республика флотны ике тизйөрешле судно белән тулыландырырга әзерләнә. Беренчесен октябрь ахырында-ноябрь башында алырга планлаштыралар, икенчесе ел ахырына кадәр килергә тиеш. Аларны Югары Осланга кадәр даими рейслар өчен кулланырга телиләр. Компаниядә бу юнәлешне кирәкле дип саныйлар һәм алга таба тизйөрешле судноларны башка маршрутларда да эшкә җигәргә исәп тоталар. Татарстанда елга транспортына ихтыяҗ зур. Навигация башланганнан бирле алар 360 меңнән артык пассажирга хезмәт куйган. Иң популяр юнәлешләр арасында - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Бөек Болгар. Исегезгә төшерәбез, быел шулай ук Яр Чаллыга кадәр даими рейслар ачылды. Алардан инде тугыз меңнән артык кеше файдаланган. Кама буйлап йөрү маршрутларын 6577 пассажир сайлаган. Иң күп соралган маршрутлар арасында Казан - Яр Чаллы-Казан, Казан - Чистай - Казан һәм Казан - Кама Тамагы - Казан.

Яңалык та бар. Татарстан флоты ноябрьдә Казан белән Югары Осланны тоташтырачак даими кышкы елга маршруты барлыкка киләчәк.

– Без хәзер һава мендәре урнашытырлган махсус суднолар сатып алабыз. Бу суднолар ярдәмендә башка юнәлешләрне дә үстерергә җыенабыз, – диде Роман Лизалин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре