Программа перспективалы фәнни кадрларга торак грантлары бирүне күздә тота. Конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 1,37 млн сум алачак.
Акчаларны фатир сатып алганда беренчел кертемгә, инде сатып алынган торакка түләүләрне башкарганда яисә ипотека кредитын түләү өчен тотарга мөмкин булачак. Программада катнашучының билгеләнгән таләпләргә туры килүе һәм расланган фәнни казанышлары булу мәҗбүри шарт булачак.
Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фән докторлары дәгъва итә алачак. Шулай ук фән өлкәсендә кимендә өч ел эш стажы, фәнни эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәләре булу һәм торакка мохтаҗ буларак исәпкә куелган булуы таләп ителәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез