Делегация составында – Казан федераль университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары.
Ике атна дәвамында волонтерлар шәһәр халкына адреслы ярдәм күрсәтәчәк, өлкәннәр һәм яшьләр өчен ял итү чаралары үткәрәчәк, шулай ук Пенсия фондында һәм Мариуполь администрациясендә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.
Делегацияне Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров озатты. Ул яшьләрнең мондый инициативаларда катнашуының әһәмиятен ассызыклады.
«Әлбәттә, теләсә нинди ирекле эшчәнлек яшь кешегә генә түгел, ә иҗтимагый файдалы эшкә бөтен күңелен һәм җанын салган һәркемгә дә файда китерә. Яшьләрнең мондый чараларда катнашуы башка территорияләрдә, бигрәк тә яңа төбәкләрдә кешеләрнең ничек яшәвен белергә ярдәм итә, бу аеруча мөһим», – дип билгеләде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез