«Яшь гвардия», «Волонтерлар ротасы» активистлары, студентлар, мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр Одесса Профсоюзлар йортында янгын нәтиҗәсендә 48 һәлак булучы һәм 250дән артык зыян күрүчене искә алдылар.
Чәчәкләр салырга «Яшь гвардия» рәисе урынбасары, МГЕР Мәскәү шәһәр бүлеге җитәкчесе Александр Лебедев килде. Ул фаҗига турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
"Безнең өчен, яшь гвардиячеләр өчен, актив гражданлык позициясе булган кешеләр өчен, әлеге җинаять җавапсыз кала алмый. Без ул онытылмасын өчен барысын да эшләячәкбез, ә гаеплеләрнең барысы да җәзага тартылсын өчен», — диде ул.
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яшь гвардия»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов искә алу вакытында фаҗига һәлак булганнарга гына түгел, зыян күргән, гомерләре мәңгегә үзгәргән кешеләргә дә кагылды, дип билгеләп үтте.
"Үз хыяллары һәм киләчәккә планнары булган кешеләр һәлак булды. Бу янгын Украина милләтчеләренең гамәлләре нәтиҗәсе булды. Без, яшьләр буларак, бу фаҗигане оныта алмыйбыз. Бүген без монда, Казанда, һәлак булганнарны һәм зыян күрүчеләрне искә алу өчен бу мемориалны оештырдык. Без бу фаҗиганең барлык корбаннарын искә алабыз һәм гаделлек өчен көрәшүне дәвам итәчәкбез», — дип билгеләде депутат.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез