Татарстаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк китерелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе ярдәме белән оештырылган гуманитар колоннаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте вәкилләре озата барды.
Бу юлы Татарстаннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә 4 меңнән артык азык-төлек җыелмасы җибәрелде. Йөкне Курскидагы үзәк складка тапшырдылар, аннан соң барлык әйберләр пунктларга бүленә. Ай саен барлык пунктлардан 100 меңнән артык гуманитар җыелма өләшенә.
Гуманитар йөкне озатып йөрүче волонтерлар җирле волонтерлар белән аралаштылар һәм җыелмаларны җыю буенча төзелгән линия системасы белән таныштылар. Алар шулай ук гуманитар складларда эшләүче Татарстан волонтерлары турында сөйләделәр. «Татарстан һәм Курск өлкәсе иреклеләре арасында багланышларның ныгуын күзәтү күңелле», – дип белдерде Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев.
«Курск өлкәсендә ай саен 30 меңнән артык кеше гуманитар җыелмаларга мохтаҗ, – дип шәрехләде сәфәрне Яшьләр парламенты эксперты Артем Сидоров. – Иң мөһиме – битараф калмаска, ә мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм авыр минутларда янәшә булырга».
Татарстан волонтерлары белән очрашуда Курск өлкәсе сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлек министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Мария Носова Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларына рәхмәт белдерде. «Без үз йортларын ташлап киткән барлык гражданнарны азык-төлек һәм гигиена әйберләре җыелмалары белән тәэмин итүне дәвам итәбез, – диде Мария Носова. – Кирәкле җыелмаларны формалаштыру өчен безгә запасларыбызны тулыландырып торырга кирәк. Һәм без һәрвакыт татарстанлыларның ярдәмен тоябыз».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез