Алардан 43 меңе сайлауда тәүге тапкыр катнаша. Һәрберебезнең тавышы мөһим”, – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында.
Министр әйтүенчә, сайлау алдыннан “Студентлар Лигасы”, яшьләр оешмалары белән белем бирү оешмаларында очрашулар узган. “Тавыш бирү тәртипләрен аңлаттык, яшьләрне төрле мөмкинлекләр белән таныштырдык”, – диде ул. Азат Кадыйров сүзләренә караганда, Казанда сайлауның ничек узуы Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучыларны да кызыксындырган.
Аның сүзләренчә, 19 илдән килгән делегация мәдәният институтындагы сайлау участогында булган һәм территориаль сайлау комиссиясе вәкилләренә сораулар биргән. “Үзем дә гражданлык бурычымны үтәдем. Транспортта өч көн бушлай йөрү өчен беләзек һәм фестивальгә билет бирделәр. Мин дә метрода шул мөмкинлектән файдаландым”, – диде Азат Кадыйров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез