Проект кече шәһәрләрдә гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә муниципалитетлар үзләренең җирле мәдәният сараен яки театрын ремонтлый ала, шулай ук спектакльләр кую һәм матди тәэмин итү өчен акча алырга мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында чыгыш ясаганда сөйләде.
Шулай ук партия «Шәһәр мохите», «Балалар спорты», «Яңа мәктәп» проектларын да гамәлгә ашыра. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кирәкле булган фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелеше дә мөһим булып кала.
Бу һәм башка партпроектлар муниципалитетларда заманча инфраструктура булдыруда катнаша – бу иҗтимагый мәйданнар, музейлар, китапханәләр, спорт заллары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез