Газетага язылу

Татарстанның җиде шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде

Татарстанның җиде шәһәренә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы яный.

 Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министлыгының махсус кушымтасында хәбәр ителә.
Бүген 4:30да Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Шунлыктан саклык чараларын күрү сорала. Мөмкинлек булганда якындагы бинага (подвал, җир асты кичүе, метро, парковка яки махсус җиһазландырылган сыену урыны) барырга киңәш ителә. 
3.00 сәгатьтән Татарстанда пилотсыз куркыныч режимы гамәлдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре