Газетага язылу

«Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләре билгеле булды.

Бүген  Казан Ратушасында  «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу бәйге төбәкнең төп чараларының берсе булып тора. Аның төп максаты-җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм Татарстан Республикасының уңай имиджын ныгытуга ярдәм итә торган югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр җитештерүне стимуллаштыру. Быел конкурста катнашуга 230 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары гариза биргән, алар 468 төрле продукция һәм хезмәт күрсәткәннәр. Кече һәм урта бизнес вәкилләре актив катнашкан. Күпчелек катнашучылар өчен конкурс үз казанышларын күрсәтү өчен платформа гына түгел, ә эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм тәҗрибә уртаклашуның нәтиҗәле коралы да.

Бәйгедә җиңүчеләрне беренче булып  Татарстан Сәнәгать һәм  сәүдә министры  Олег Коробченко котлады. “Татарстанның икътисадый яктан алга киткән төбәк булуы беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә безгә бер урында таптанып торырга ярамый. Һәрвакыт үсештә булырга кирәк. Ә мондый  бәйгеләр безнең кече, урта һәм эре предприятиеләр өчен үз хезмәтен күрсәтү мәйданы. Алар нәкъ үзләренең товарлары иң яхшы  икәнен дәлилли. Шуңа күрә дә бу чара  Республикада  эшләгән  предприятиеләр өчен  мөһим урын алып тора һәм  без аны дәвам итәргә тиеш. Бүген бу тантанада  башка илләр консуллары да катнаша. Алар безнең  җитештерүчеләрнең товарларын караячак. 
Киләчәктә исә  бу илләрдә безнең товарлар белән сәүдә  итү  мәсьәләләре күтәреләчәк”-, диде  министр.

Беренче  итеп “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре “ номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде. Биредә “Казаноргсинтез” АҖ,  “Нәфис Косметикс”АҖ, “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ кебек эре предприятияләрне күрергә була иде.

“Татарстан Республикасы  Сәүдә-сәнәгат  палатасы” берлеге  рәисе  Шамил Агеев: ”Татарстан яңа товарлар һәм хезмәтләр буенча эшләргә тиеш. Бигрәк тә бүгенге шартларда импортны алыштыра торган товарлар булдырырга кирәк. Әйе, бездә   очкычлар, вертолетлар һәм  суднолар җитештерелә. Ләкин башка тармакларны да онытмаска кирәк. Медицина  юнәлешендә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр  замана таләпләренә җавап бирә торган булсын. Шуңа күрә дә без  барлык предприятияләрне,  бу конкурста курыкмыйча катнашырга, үз товары һәм хезмәтләрен тәкъдим итәргә чакырабыз”, – диде.

“Халык өчен  сәнәгать товарлары“ номинациясендә җиңгән “Кукмара металл савыт-саба заводы” АҖ  вәкиле   Булат Загидуллин: “Бу конкурста  ел саен катнашырга тырышабыз. Биредә җиңү – ул бер дәрәҗә, бигрәк тә көндәшләр  алдында. Бүгенгә  Кытай предприятияләрендә эш барышы белән танышабыз. Шәхсән үзем, барып  савыт- саба  чыгара торган Кытай заводында булып, аларның эш барышын өйрәндем. Бүгенгә  Россиядә  савыт-саба  җитештерүчеләр Төркия технологияләрен куллана, ә без Кытайга  йөз тотабыз. Чөнки анда  барысы да автоматлаштырылган, хәзер эшче кулларга кытлык булганда  җитештерү тармагын  роботлаштырырга кирәк. Безнең предприятиедә бүгенгә 900 кеше эшли. Без  заводны киңәйтергә уйлыйбыз, ә эшләргә  кеше табу авыр, бу очракта  әлбәттә, предприятияне  роботлаштыру  проблемадан чыгу юлы булып тора", – диде.  Булат сүзләренә караганда,  Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары күп икән. Мәсәлән, “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” программасы  буенча федераль проектта  катнашып була.  Производствога  хезмәткәрләрне укыту өчен менеджер килә. Ул эш барышын тикшерә, ялгышкан урыннарны күрсәтә, бизнес план алып барырга өйрәтә. Ярты ел дәвамында  хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен арттыра.  Һәм  иң мөһиме бу хезмәт өчен  заводка түләргә кирәкми.

Азык-төлек товарлары номинациясендә җиңүчеләр арасында Мамадышның “Азбука сыра” заводы ҖЧҖте дә бар иде. Завод  башкарма директоры Виктория Гәләүтдинова  сүзләренчә, алар  бу бүләккә  “Пармезан” һәм “Швейцарский” сырлары  өчен лаек булган.   “Безнең сырлар, Россиядә  генә түгел, ә  чит  илләрдә  җитештерелгән сырлар белән  көндәшлек итә ала. Мондый конкурслар булырга тиеш, чөнки бу брендның танылуына китерә”, – диде Гәләүтдинова.

Конкурс экспертлары продукциянең үзенчәлекләрен генә түгел, тулаем алганда предприятиеләрнең эшчәнлеген дә бәяләгән – куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре, социаль аспектлар һәм башка критерийлар каралган. Шуны да әйтергә кирәк, катнашучы предприятиеләрнең күпчелеге сыйфат менеджменты системасы сертификатларына ия, аккредитацияләнгән лабораторияләрдә даими контроль һәм сынау уза, бу аларның сыйфатлы, куркынычсыз һәм көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарырга омтылулары турында сөйли.

Продукцияләре яки хезмәтләре конкурс лауреаты һәм дипломанты булып танылган оешмалар реклама максатында бәйге логотибыннан файдалана ала. Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүматлар бәйгедә җиңүчеләрнең еллык каталогына кертелә. Ә бу каталог Татарстан эшмәкәрләре арасында таратыла.
                                                          Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре